МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 9 июля 2026 г.
Әмәкәй мәктәбендә чыгарылыш класс укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы булды. — 9 июля 2026 г. в 04:12:59.285
Әмәкәй мәктәбендә чыгарылыш класс укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Мәктәпне 3 укучы тәмамлады. Кызыклы дәресләр дә, күңелле тәнәфесләр дә, имтиханнарга әзерләнүләр дә артта калды. Кыңгыраулы мәктәп елларының кире кайтмавын, вакыт узган саен ныграк сагындырачагын аңлаган балалар моңсу гына елмая. Мәктәп директоры Гөлнара Хәкимова аларны имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Укучыларга аттестатлар тапшырды. Класс җитәкчеләре Динара Мөбәрәкова бу классның бердәм, актив булуын, спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешүләрен сөйләде, башлангыч классларда белем биргән Алсу Мөхәмәдиева, әти-әниләр дә чыгарылыш сыйныф укучыларына иң матур теләкләрен җиткерде. Укучылар барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде, укыткан укытучыларына бүләкләр тапшырды. Киләчәкләре дә аларның үзләре кебек матур булсын иде.

