МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 19 августа 2026 г.
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе "Мөслим муниципаль районында бердәм белем... — 19 августа 2026 г. в 18:33:23.804
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе "Мөслим муниципаль районында бердәм белем бирү киңлеге: төп казанышлар һәм үсеш юнәлешләре" темасы буенча үтте. Әмәкәй мәктәбе фән олимпиадаларында республика призерлары әзерләү, халыкара конкурста югары нәтиҗәләргә ирешү, яңа уку елына әзерлек буенча югары бәя алды. Башлангыч сыйныф укытучысы Хамматуллина Р. М. район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Биология укытучысы Мөбәрәкова Д. Ф. ның фотосы "Иң яхшы укытучылар" аллеясендә урын алды. Яңа уку елы да уңышларга бай булсын!

