Татарстан Республикасы — 12 мая 2026 г. в 11:30:18.691
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре 177 нче лицей тарафыннан оештырылган “Тукай безнең күңелләрдә” Республика челтәр проекты утте. 8 нче сыйныф укучылары Зарипов И., Шакиров А. татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әхәтовна җитәкчелегендә эчтәлекле, мавыктыргыч проектта катнашып, 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучылар, команда булып, анализ ясарга, яшьтәшләренең фикерен укып, нәтиҗә ясарга, төрле серверларда эшләргә өйрәнделәр, Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында бик күп мәгълүмат алдылар. Уңышлар телибез

