Перейти к содержимому
Максиметер

Белем көне белән!

Белем көне белән! Бүген безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры Насыров Рафик Гомәр улы котлады. Ул үзенең чыгышында тырышып укуның, максатчан булуның никадәр мөһим икәнен ассызыклады. Изге теләкләргә авыл җирлеге башлыгы Мифтахова Гөлия Дамир кызы, үзебезнең ветеран укытучыларыбыз һәм әти-әниләр дә теләп кушылдылар. Алар укучыларга укуда зур уңышлар, ә укытучыларга сабырлык теләде. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары булды. Аларны иң дулкынландыргыч мизгелләр көтте: аларга төрле бүләкләр: өр-яңа сумкалар һәм «Әлифба» китабы тапшырылды. Нәни дусларыбызга ак юл, кызыклы дәресләр һәм яхшы билгеләр генә теләп калабыз. Тантана матур традиция буенча югары сыйныф укучыларының изге теләкләре белән тәмамланды. Алар кечкенә дусларына истәлекле бүләк ясадылар — киләчәк самолетларын бүләк иттеләр. Бу очкычлар беренчеләргә уку елында яңа офыклар яуларга, белем дәрьясында очарга канат бирсен иде. Яңа уку елы һәркемгә бары тик яңа ачышлар, якты эмоцияләр һәм җиңүләр генә алып килсен! Сау-сәламәт булыйк, яңа белемнәргә омтылыйк! #МБОУ_НижнетатмайнскаяСОШ #Белем_көне

71 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

43 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.