22 май көннне 8А һәм 8Б сыйныфы укучылары «Татар авылы» дип исемләнгән уникаль ачык һав...
22 май көннне 8А һәм 8Б сыйныфы укучылары «Татар авылы» дип исемләнгән уникаль ачык һавадагы музеена сәяхәт кылдылар. Тарих Казаннан барлыгы бер сәгать юл – һәм сез бер гасыр артка күчәсез. Кунакларны монда искечә җылы каршы алалар: хуҗа Дамир абый кулындагы гармун белән татар моңнары аша кунакларны милли мохиткә алып керә. Укучылар татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштылар. Монда контактлы зоопарк та бар! Анда атлар, ишәк, кәҗәләр һәм хәтта татарча аңлый торган страус та яши! Остаханәләр ▪️Тимерчелек эше - остаз җитәкчелегендә, балалар тәңкә суктылар. ▪️Аш-су остаханәсе - кыстыбый пешерергә өйрәндек. Аннары бергәләп авыз иттек - моннан да тәмлесе юктыр! Сабантуй Сәяхәт Сабантуй бәйрәме һәм күңелле милли фольклор программасы белән тәмамланды. Музейның күп кенә хезмәткәрләре - безнекеләр. Кемдер безнең гимназияда укыган, кемдер монда эшләгән. Бу гаҗәеп буыннар бәйләнеше белән сокландыра. Бергәләп туган ягыбызның мәдәниятен саклап, дуслыкны дәвам итик!