7 нче октябрь көнне "ВерниВгрунт2.0 проекты технологы Давлетбаева Лия Габлдулмунировна...
7 нче октябрь көнне "ВерниВгрунт2.0 проекты технологы Давлетбаева Лия Габлдулмунировна укучыларга "Компост нәрсә ул? Компостта нәрсә яши?" темасына мавыктыргыч дәрес үткәрде. Компост ясау ни өчен мөһим, ничек ул табигатьне пычранудан саклый, компостта калдыкларны файдалы ашламага әйләндерү өчен нинди яңгыр суалчаннары кирәк? Лия Габдулмунировна барысын да кызыклы һәм интерактив форматта сөйләде. Укучылар суалчаннарның төзелешен өйрәнделәр, аларны зурайткыч ярдәменә карадылар, компостта кузылар эзләделәр. Компостта тереклек итүче макрофаунаны микроскоп ярдәмендә эзләделәр. Беренче тәҗрибәләрен ясап карадылар: компостта борчак утырттылар. Дәрестә ачыклык, үзара хөрмәт һәм иҗади үсеш атмосферасы хөкем сөрде. Без хезмәттәшлекне дәвам итәрбез һәм укучылар, компост ясау темасы белән кызыксынып, үзләре тәҗрибәләр башларлар, фәнни эшләр язарлар, конференцияләрдә чыгыш ясарлар дип өметләнәбез. Лия Габдулмунировнага олы рәхмәтебезне белдерәбез! Аның проекты хакында биредә таныша аласыз: https://vk.ru/vernivgrunt2