Бүген 3 "Г" сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Зилә Илшат кызы белән Каюм На...
Бүген 3 "Г" сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Зилә Илшат кызы белән Каюм Насыри музеенда кунак булдылар!🏛️ Музейда «Әбүгалисина» әсәре буенча мавыктыргыч квест үткәрелде. Укучылар Абу Али Сина турында күбрәк белделәр, Каюм Насыринең иҗади мирасы белән якыннан таныштылар. Квест аларның белемнәрен ныгытты һәм тарихи вакыйгаларга кызыксынуларын арттырды. 💫 Бу истәлекле көн укучылар өчен бик файдалы һәм күңелле булды! 👏