Бүген «Терра Ботаника» шәһәр конкурсы узды. Биология һәм экология укытучысы Фәхруллина ...
Бүген «Терра Ботаника» шәһәр конкурсы узды. Биология һәм экология укытучысы Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы җитәкчелегендәге командабыз лаеклы нәтиҗә күрсәтте — Казанның барлык мәктәпләре арасында мактаулы 3нче урынны алдылар! 🌱 Катнашучы команда әгъзаларын чын күңелдән котлыйбыз: Шакиров Әмир 5 «Б» сыйныфы Ибраһимова Әлмира 5 «А» сыйныфы Хафизова Амелия 6 «А» сыйныфы Даутов Кәрим 5 «В» сыйныфы Алимова Сәмирә 5 «Б» сыйныфы Архипова Раяна 7 «А» сыйныфы Бу җиңү — балаларның гына түгел, ә аларның җитәкчесенең дә хезмәте Гөлнур Илдар кызына һөнәрилеге, ярдәме һәм команданы әзерләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез! Командага тукталып калмавын, табигатьнең гаҗәеп дөньясын өйрәнүне дәвам итүен һәм яңа биеклекләрне җиңүен телибез! 🎉