Кабан күлендә яшь орнитологлар!
Кабан күлендә яшь орнитологлар! Батыров Данил (5 «Б»), Хөсәинова Зәринә (5 «Б») һәм Даутов Кәрим (5 «В») 2026 елгы Халыкара Ауропа-Азия кошларны исәпкә алу оешмасына (Международные Евразийские учеты птиц) кушылдылар! 🦆 Балалар профессиональ орнитолог белән бергә Кабан күлендә чын тикшеренү үткәрделәр. Алар кошларның санын исәпләделәр һәм хәтта Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган кош төрләрен дә күрә алдылар!🦅 Бердвотчинг (кошларны күзәтү) вакытында бишенче сыйныф укучылары кыргый табигатьтә күзәтүләрне ничек дөрес алып барырга кирәклеген, күчеп китүче кош төрләре һәм аларның аермалары турында, кошларның сезонлы миграция үзенчәлекләре хакында уникаль фактлар белделәр.