25 октябрь көнне Низамиева Нигина Абдурашид кызы җитәкчелегендәге «Мәрҗән» бию коллекти...
25 октябрь көнне Низамиева Нигина Абдурашид кызы җитәкчелегендәге «Мәрҗән» бию коллективы «Фестиваль чудес» халыкара конкурс‑фестивалендә катнашты. Жюри тарафыннан бирелгән югары бәяләмәгә туры килгән чыгышлар нәтиҗәсендә коллектив түбәндәге урыннарны алды: "Төшләр илендә" - 1 урын🥇 "Дәү әни хәзинәләре" - 1 урын🥇 "Шаян кызлар" - 1 урын🥇 "Рәхим итегез" биюе - Гран‑при🏆 Җиңү коллективның сәнгатькә бирелгәнлеген, җитәкченең профессиональ хезмәтен, балаларның тырышлыгын һәм системалы репетицияләрнең нәтиҗәсе булып тора. «Мәрҗән» бию коллективын һәм җитәкчесе Нигина Абдурашид кызын зур уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади үсеш һәм яңа казанышлар телибез! Әфәрин! 🎉👏💐