Балакай бакчасында бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Бердәмлектә безнең көч" дигән Хал...
Балакай бакчасында бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Бердәмлектә безнең көч" дигән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар төрле халыкларның уеннары белән таныштылар, аркан тартып көч сынаштылар, түгәрәктә халык уеннарын уйнадылар һәм дуслык турында җырлар җырладылар. Чара ахырында балалар төрле милләт балаларының бердәм булуы мөһимлеге турында сөйләштеләр.