Перейти к содержимому
Максиметер

3 ноябрь көнне «Мәрҗән» хореография ансамбле Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кон...

3 ноябрь көнне «Мәрҗән» хореография ансамбле Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концертта чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасы Мәскәү мәдәният үзәгендә (КЦ «Московский») узды. Ансамбль артистлары үзләренең югары осталыгын һәм милли биюнең матурлыгын тамашачыларга күрсәтте. Чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышларга күмелде. Ансамбльнең җитәкчесе - Низамиева Нигина Абдурашид кызы. Халыклар бердәмлеге көне - безнең күпмилләтле илебезнең мәдәни байлыгын һәм дуслыгын символлаштырган мөһим бәйрәм. Бу көнне безгә төрле милләт халыкларының бердәм булып яшәвен һәм үзара хөрмәт итүен тагын бер кат искә төшерә.🇷🇺 «Мәрҗән» хореография ансамбленә киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез. Ансамбль әле үзенең тамашачыларын яңа матур чыгышлары белән сөендерер дип ышанабыз.✨

417 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

754 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.