МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ"
Образование
Загружаем канал…
Мы используем cookie для улучшения работы сайта и анализа статистики. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с Политикой конфиденциальности.
Образование
Актаныш районында «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уеннары узды. Укучылар һәм студентлар строй әзерлеге, медицина, тарих һәм физик күнегүләрдә үз осталыкларын күрсәтте. Уеннар яшьләрдә патриотизм, команда рухы һәм кыюлык тәрбияли.
Хотим поделиться радостной новостью: ученица 8 класса Хабирова А. И. во время каникул приняла участие в ряде конкурсов и стала лауреатом III степени! От лица всей школы поздравляем Адилю с этой заслуженной наградой! Её успех — пример того, как целеустремлённость и талант приводят к победам. Желаем ей не останавливаться на достигнутом, продолжать радовать нас своими достижениями и новыми победами! С гордостью о наших учениках! 🌟
🌟 Началась четвёртая четверть! 🌟 Дорогие ученики, родители и учителя! С радостью сообщаем, что сегодня стартовала четвёртая, финальная четверть учебного года! 🎉 Каникулы прошли замечательно — все ребята успели отдохнуть, набраться сил и зарядиться позитивом. Теперь впереди нас ждёт насыщенный и интересный период: новые знания, увлекательные уроки и важные школьные события. 📘 Четвёртая четверть— это время, когда мы: * закрепляем полученные знания; * готовимся к итоговым работам; * ставим перед собой новые учебные цели; * показываем свои лучшие результаты! Мы искренне верим, что эта четверть принесёт всем много интересных открытий и достижений. Пусть каждый урок будет полезным, а каждая задача — преодолимой! ✨ Желаем всем ученикам: * отличных оценок; * лёгкого усвоения материала; *…
Читать целикомБүген «Иман» спорткомплексында «Киләчәккә юл» фестивале кысаларында техник юнәлештәге «Гади автомобильләр ярышы» уза.Элеге чарада Шарифуллин Ильдус һәм Кадыйров Вилдан катнаша.Мавыктыргыч чара һәр балага үзенең иҗади сәләтен ачарга, инженерлык фикерен үстерергә мөмкинлек бирә. Исеменнән үк күренгәнчә, катнашучылар машиналарны көнкүрештә кулланыла торган гади материаллардан һәм эш коралларыннан ясый. Беренче номинациядә катнашучылар резина моторлы машиналарны мөмкин кадәр ерак арага йөртүдә көч сынаша.Бәйгенең чираттагы этабында электр моторы белән җиһазландырылган машиналар билгеле бер дистанцияне үтеп, төгәллек күрсәтеп, капкага туп-туры керергә тиеш. Бу исә балалардан техник төгәллек, игътибарлылык һәм осталык таләп итә. Ярышларда тәкъдим ителгән эшләргә мәртәбәле жюри бәя бирә. Жюри рәи…
Читать целикомБүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кичәсендә мәгариф хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлаулар кабул иттеләр. Чара барышында хезмәт алдынгыларына һәм төрле һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Кадыйрова Зәлифә Илнур кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Сибатова Рәзилә Ринас кызы һәм Саматов Азат Наиз улы һөнәри бәйгедә призлы урын алып, лаеклы бүләкләргә ия булдылар. Без дә аларны бу зур уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә хезмәтләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешергә, нык сәламәтлектә, гаилә бәхетендә һ…
Читать целикомФото
Хөрмәтле һәм кадерле укытучылар! Мәктәп администрациясе исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән чын күңелдән котлый! Сезнең хезмәтегез — иң кадерле һәм җаваплы хезмәт. Сез балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, сез аларның күңеленә яхшылык, дөреслек һәм мәрхәмәт орлыклары саласыз. Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз һәм һәр укучыга булган ихтирамыгыз зур хөрмәткә лаек. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез. Һәр дәресегез кызыклы, һәр укучыгыз рәхмәтле булсын. Киләчәктә дә сезнең хезмәтегез югары бәяләнсен, ә мәктәбебез сезнең белән горурлансын! Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! Мәктәп администрациясе.
Хөрмәтле Актаныш районы педагоглары, укытучылары һәм мәгариф өлкәсе ветераннары! Актаныш районы мәгариф идарәсе сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән тәбрик итә! Актаныш төбәге һәрвакыт үзенең югары уку нәтиҗәләре, талантлы балалары һәм тирән белемле, фидакарь мөгаллимнәре белән дан тотты. Сез укучыларыгызга фән нигезләрен генә аңлатып калмыйсыз, аларның күңелендә туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә җылылык һәм тугрылык хисләре тәрбиялисез. Һәр баланың талантын ачуга, аларны олы тормыш юлына әзерләүгә керткән хезмәтегез чиксез ихтирамга лаек. Бу бәйрәм көнендә сезгә фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм яшь буынга биргән җылылыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сабыйларның рәхмәтле карашлары һәм укучыларыгызның казанышлары сезгә һәрвакыт илһам һәм кө…
Читать целикомХокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу Мәктәбебездә профилактик чаралар кысаларында МВД хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Әлеге чараның максаты — үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү. Хезмәткәрләр балаларга төрле тормыш хәлләрендә дөрес юл тоту, үзеңне һәм якыннарыңны яклау ысуллары турында аңлаттылар. Аерым игътибар куркыныч төркемнәргә керү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең нәтиҗәләренә бирелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Мондый очрашулар яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Бүген мәктәптә милләтләр кроссы узды! Ярышлар бик дәртле һәм кызыклы булды. Барлык укучыларга да зур рәхмәт! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! 🏆👏