Актанышта Гамил Афзалның 105 еллыгына багышланган әдәби бәйрәм узды. — 22 мая 2026 г. в 18:38:07.980
Актанышта Гамил Афзалның 105 еллыгына багышланган әдәби бәйрәм узды. Бүген, Актанышта милләтебезнең күренекле вәкиле, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар узды. Бу көннең иң тантаналы мизгеле — юмор-сатира өлкәсендә уңышлы иҗат итүче язучыларга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды. Әлеге дәрәҗәле бүләк Актаныш районы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Унбишенче лауреат- милләтебезнең йөзек кашы - Рабит Батулла. Чараның тагын бер күңелле вакыйгасы — яшь буын вәкилләренең дә бу дәрәҗәле бәйгедә уңышлы катнашуы булды. Мәктәбебез укучылары жюрига үз иҗатларын тәкъдим итте. · Кадыйров Вилдан (2 нче сыйныф) — 2 нче урын · Хабиров Лимар (2 нче сыйныф) — 3 нче урын · Мусина Лиана (7 нче сыйныф) — 3 нче урын · Хабирова Адиля (8 нче сыйныф) — 3 нче урын Барлык җиңүчеләр дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу уңыш — аларның тырышлыгы, остазларының фидакарь хезмәте һәм туган телебезгә булган мәхәббәтнең нәтиҗәсе. Яшь талантларны һәм аларның остазларын Диләрә Фидаел кызын, Зарима Әзһәм кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә яңа казанышлар телибез!

