Бүген мәктәбебез укучылары Актанышның туган як музеенда булдылар. Экскурсия барышында б... — 22 мая 2026 г. в 18:32:53.193
Бүген мәктәбебез укучылары Актанышның туган як музеенда булдылар. Экскурсия барышында балалар районның борынгы тарихы, күренекле шәхесләре, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән танышты. Аеруча игътибарны Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары, борынгы кораллар, милли киемнәр һәм кулъязма документлар җәлеп итте. Музейда МХОда катнашучыларга багышланган аерым стенд ясалган. Укучылар хәрби бурычны намус белән үтәүче якташларыбыз турында мәгълүмат белән танышты. Музей хезмәткәрләре укучыларга «Актаныш – туган җирем» дигән танып-белү программасын тәкъдим итте. Укучылар сораулар бирде, тәэсирләре белән уртаклашты. Бу чара патриотик тәрбия эшенең бер өлеше булып тора.

