Мәктәптә хәрби-кыр җыеннары узды — 21 мая 2026 г. в 04:31:02.475
Мәктәптә хәрби-кыр җыеннары узды Хәзерге көндә мәктәбебездә өч көнлек хәрби-кыр җыеннары бара. Бу чара кысаларында 20 нче май көнне 8 сыйныф егетләре Байсар мәктәбендә уздырыла торган сборларда катнаштылар. Анда егетләр: · автомат җыю һәм сүтү буенча практик күнекмәләр башкардылар, · граната ыргыту күнегүләрен үтәделәр, · кыр шартларында ашамлык пешерү осталыгын камилләштерделәр һ.б Мондый хәрби-кыр җыеннары укучыларда Ватанны сакларга әзерлек, төзеклек, тәртип, командада эшләү һәм чыдамлылык сыйфатлары тәрбияли. Егетләребез барлык биремнәрне зур тырышлык һәм җаваплылык белән үтәделәр.

