Актанышта мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре хөрмәтләнде — 21 мая 2026 г. в 03:12:18.111
Актанышта мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре хөрмәтләнде 2026 ел Россия Федерациясендә Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгендә зур һәм эчтәлекле чара узды. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга, шулай ук тәрбиячеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чара барышында район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Динара Исламова педагогларны мәгариф идарәсенең грамоталары белән бүләкләде. Безнең мәктәпнең горурлыгы – беренче квалификация категорияле педагог-тәрбияче Зиннатуллина Гөлгенә Рәис кызы да бу чарада катнашты. Гөлгенә Раис кызы – үз эшенең остасы, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш кертүче, тырыш, иҗади һәм җаваплы педагог. Ул үзенең күпьеллык намуслы хезмәте, балаларга мәхәббәте һәм югары профессионализмы белән хаклы рәвештә бүләккә лаек булды. Без аның белән горурланабыз һәм аңа алдагы эшчәнлегендә уңышлар телибез!

