Бүген Актаныш районында «Имин көпчәк"конкурсы узды.
Бүген Актаныш районында «Имин көпчәк"конкурсы узды. Команданы Р.Р. Сибатова әзерләде. Ярышларда укучылар юл билгеләрен һәм светофор сигналларын белемен, велосипед белән идарә итү осталыгын һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр. Лимар,Зәринә,Айсинә,Айсылу барлык этапларны да намус белән үттеләр. Нәтиҗәдә, укучылар рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Конкурста катнашып, үз белемнәрен күрсәтеп, рәхмәт хаты һәм бүләкләр белән бүләкләнүләре – зур уңыш. Аеруча юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм аны дөрес куллану – бик мөһим осталык. Р.Р. Сибатова җитәкчелегендәге командага тагын да зур уңышлар телибез! Сәламәт булыгыз, юлларда сак булыгыз!