Бүген, 12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. — 12 июня 2026 г. в 05:46:53.174
Бүген, 12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Хөрмәтле милләттәшләр, райондашлар! Халкыбызның бердәмлеген, рухи көчен һәм Ватаныбызның бөек тарихын гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Россиянең төп байлыгы – кешеләр. Төрле милләт һәм һөнәр ияләре илебез, республикабыз, кече Ватаныбыз – районыбыз хакына хезмәт итәләр. Һәркемгә көндәлек хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез! Һәр йортта балаларның шат тавышы яңгырасын, ә күңелләрдә иртәгесе көнгә ышаныч булсын! #АрскКультура #АрскийРДК

