УНИКЕ АЙГА БЕР КИЛӘ УЛ САБАН ТУЕ БӘЙРӘМЕ — 29 мая 2026 г. в 05:52:23.569
УНИКЕ АЙГА БЕР КИЛӘ УЛ САБАН ТУЕ БӘЙРӘМЕ «Сары чәчәк, сары чәчәк, сары чәчәк бәйләме; Унике айга бер килә ул Сабан туе бәйрәме», – дип, билләренә чигүле сөлге бәйләп, иңнәренә колга салып, егет-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк җыюларын дәвам итәләр. Бүген, 29 нчы май көнне бүләк җыю йоласы Арча шәһәре: - Ватан - Фабричная - М. Галяу - Железнодорожная - Вокзальная урамнарында һәм районыбызның күпфатирлы йортларында узачак. 17.00-20.00 сәгатьләр аралыгында сез көтегез, без киләбез! #АрскКультура #АрскийРДК

