"ӨММЕГӨЛСЕМ"НӘР ИЛҺАМ ШАКИРОВ ТУРЫНДАГЫ ФИЛЬМДА ТӨШТЕЛӘР🎞️ — 27 мая 2026 г. в 18:05:02.859
"ӨММЕГӨЛСЕМ"НӘР ИЛҺАМ ШАКИРОВ ТУРЫНДАГЫ ФИЛЬМДА ТӨШТЕЛӘР🎞️ Башкалабызда ТНВ телеканалы заказы буенча Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров турында "Илһам" исемле өч серияле фильм төшерелә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аны Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкли. Фильмда төп геройның иҗат юлындагы төрле чорларны чагылдырган пролог һәм эпилог күренешләрен төшерү планлаштырыла. Күмәк күренешләрдә катнашучылар арасында безнекеләр-Ташкичү авыл Мәдәният йортының "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы солистлары да бар. #АрскКультура #АрскийРДК

