"МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ" ЮЛЫН ДӘВАМ ИТӘ — 3 августа 2026 г. в 14:02:43.104
"МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ" ЮЛЫН ДӘВАМ ИТӘ Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗанов җитәкчелегендәге Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы "Музыкаль тукталыш" дип исемләнгән концерт программасын дәвам итә. Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыруны күздә тота. Аның кысаларында мәдәният хезмәткәрләребез авылларга барып, тамашачыларга җыр-моңнарын, иҗади чыгышларын тәкъдим итәләр. Чираттагы "Музыкаль тукталыш" 5 нче август Каратай авылында узачак. Башлана: 10:00 сәгатьтә. Рәхим итегез! #АрскКультура #АрскийРДК

