МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 20 августа 2026 г.
АРЧАДА "ХЕЗМӘТ ҺӘМ ФИДАКАРЬЛЕК" ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ — 20 августа 2026 г. в 18:01:07.700
АРЧАДА "ХЕЗМӘТ ҺӘМ ФИДАКАРЬЛЕК" ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ Районыбызның Казан Су паркында “Хезмәт һәм фидакарьлек” фестивале узды. Әлеге бәйрәм - хезмәт алдынгыларын зурлау тантанасы. Сәхнәдә - исемнәре Республиканың Электрон мактау тактасына кертелгән хезмәт ияләре бүләкләнде. Төрле өлкәдә эшләп, озак еллар һөнәренә тугры калучылар, Мактау тактасында лаеклы урын алучылар сертификатларга ия булды. #АрскКультура #АрскийРДК

