МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 19 августа 2026 г.
АВЫЛ ХАЛКЫНА ҖЫРЛЫ БҮЛӘК — 19 августа 2026 г. в 18:37:19.965
АВЫЛ ХАЛКЫНА ҖЫРЛЫ БҮЛӘК Бүген Арча район Мәдәният йортының агиткультбригадасы "Музыкаль тукталыш" проекты белән Үгез-елга авылында чыгыш ясады. Җыр-моңга, матур чыгышларга бай булган концерт авыл халкына күтәренке кәеф, онытылмас мизгелләр бүләк итте. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп, җәйге кояшлы көнне тагы да ямьләде. Мондый чаралар авыл халкынын ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә, мәдәни тормышын җанландыруга зур өлеш кертә. #АрскКультура #АрскийРДК

