МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 18 августа 2026 г.
ЯШЬ КАЛӘМ ТИБРӘТҮЧЕЛӘР ФАТИРНИККА ҖЫЕЛДЫ — 18 августа 2026 г. в 18:29:03.248
ЯШЬ КАЛӘМ ТИБРӘТҮЧЕЛӘР ФАТИРНИККА ҖЫЕЛДЫ Бүген яшь каләм тибрәтүчеләр Шәһәр паркына иҗади фатирникка җыелды. Фатирник форматындагы проект Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бишенче тапкыр үткәрелә. Чара яшьләрне уңай һәм иркен мохиттә уздырылуы белән җәлеп итә. Биредә алар үзләренең иҗатлары белән таныштыралар. Кичәдә мәхәббәт хисе, туган як, фәлсәфи темаларны үз эченә алган шигырьләр яңгырады. Районыбызда яшьләрнең шигърияткә тартылуы сөендерә. Аларның саны тагын да артыр, дип ышанабыз. #АрскКультура #АрскийРДК

