МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 17 августа 2026 г.
Башкалабызда 18-19 август “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “РОСТКИ”: Россия... — 17 августа 2026 г. в 16:43:16.888
Башкалабызда 18-19 август “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “РОСТКИ”: Россия-Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы уза. Әлеге чарада районыбызның "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллина, Рузидә Сөләйманова һәм Ташкичү авыл мәдәният йортының "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева, Гөлфия Мәгъсүмова катнашты. Алар күргәзмә белән танышучыларга кулъяулык һәм түбәтәй чигү, шәл бәйләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. #АрскКультура #АрскийРДК

