МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 31 августа 2026 г.
УЙНАГЫЗ, ГАРМУННАР! — 31 августа 2026 г. в 03:57:14.352
УЙНАГЫЗ, ГАРМУННАР! Башкалабыз Казанда "Уйнагыз, гармуннар!" XXXXI Халык иҗаты фестивале узды. Иҗат коллективларын һәм халык мәдәнияте сөючеләрен берләштерә торган, татар милли мәдәниятен саклауга ярдәм итүче, шулай ук буыннар дәвамчанлыгын ныгытучы бәйрәмдә Арча район Мәдәният йортының "Арча бизәкләре" халык уен кораллары ансамбле һәм район балалар сәнгать мәктәбеннән "Мирас" татар гармунчылары ансамбле катнашты. #АрскКультура #АрскийРДК

