МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 13 августа 2026 г.
"ЧИТЕГЕМНЕ КҮРЕГЕЗ!" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕ БУЛ — 13 августа 2026 г. в 09:58:44.411
"ЧИТЕГЕМНЕ КҮРЕГЕЗ!" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕ БУЛ Хөрмәтле райондашлар! Сезне "Арча читекләре" Республикакүләм этно-фестивале кысаларында узачак "Читегемне күрегез!" бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Сувенир читекне үз фантазиягезгә таянып, кул җылысын кушып эшләгез һәм җиңүче булыгыз. Кул эшләнмәләре 19 нчы августка кадәр Арча район Мәдәният йорты бинасында (Советлар мәйданы, 17) кабул ителә. Элемтә өчен телефон: +79297280074 Кул эшләнмәләрендә үзегезнең исем, фамилия һәм телефон номерыгызны төгәл язуыгыз сорала. Җиңүчеләрне бүләкләү 21 нче август районыбызның Үзәк стадионында узачак.

