МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 28 августа 2026 г.
БИЕ ӘЙДӘ, БИЕ ӘЙДӘ — 28 августа 2026 г. в 07:01:05.215
БИЕ ӘЙДӘ, БИЕ ӘЙДӘ АЯКЛАРЫҢ ТАЛМАСЫН Яшь егетләрнең йөрәк ялкыны, татар кызларының күз карашы, челтерәп аккан чишмә сулары, кыр чәчкәләренең җилдә назлы тибрәлүе, ак яулыклы әбиләр алъяпкычындагы бизәкләр чагылышы, әнкәйләрнең бишек моңнары, туган яктан искән назлы таң җиле... Татар биюе мөмкин булмаганны да үз эченә сеңдергәндер кебек. "Татарстанда җәй" проекты кысаларында районыбызның Шәһәр паркында татар халык биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен "Тыпыр-тыпыр" дип исемләнгән мастер-класс узды. Арча район Мәдәният йорты хореографы Аида Ондрина гади һәм аңлаешлы итеп бию серләренә төшендерде, хәрәкәтләр өйрәтте, бию сәнгатенә нигез салучылар турында сөйләде. #АрскКультура #АрскийРДК #ТатарстандаҖәй #ЛетовТатарстане

