Перейти к содержимому
Максиметер

3 августта Олы Ачасыр мәдәният йорты, музей, мәктәп белән берлектә террорчылык корбанна...

3 августта Олы Ачасыр мәдәният йорты, музей, мәктәп белән берлектә террорчылык корбаннарына багышланган «Беслан кайгысы кайтавазы» дигән темага искә алу сәгате һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» акциясе үткәрелде. Чарада алып баручылар 2004 елның сентябрь көннәрендәге вакыйгалар турында сөйләделәр. Ул көннәрдә тоткынлыкта меңнән артык кеше калды, аларның күбесе — балалар. Катнашучылар тоткыннарның спорт залында сусыз һәм ашамыйча үткәргән өч көнлек хроникасын искә төшерделәр. Хәтер сәгате бер минут тынлык һәм «Тормыш тамчысы» акциясе белән тәмамланды. Бу акциягә без дә кушылдык. Бер тамчы су-өч көн эчә алмаучылар турында кызгану һәм хәтер символы. Без учларыбызга су алып чәчәкләргә су сиптек һәм пышылдап кына «Без хәтерлибез» дидек #тормыштамчысы #Бесланкайгысыкайтавазы #ОлыАчасырмәдәниятйорты

85 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

84 подписчиков · Лайфстайл

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.