Перейти к содержимому
Максиметер

Рус Әҗәлендә матур урын гына түгел, яңа тормыш мохите барлыкка килә

Рус Әҗәлендә матур урын гына түгел, яңа тормыш мохите барлыкка килә 🥁Рус Әҗәле авылында Авыл көненә яңа иҗтимагый мәйданчык һәм мемориаль зона ачылачак. Әлеге проект район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобайдуллин ярдәме белән тормышка ашырыла. 🔍Әмма монда аеруча игътибарга лаек бер нәрсә бар. Паркны ачылышка әзерләүне кемнеңдер килеп барысын да эшләп китүен көтеп тормыйча, авыл халкы үз кулына алган. Ачылыш алдыннан җирле халык, «Идел аръягы» мәдәният системасы хезмәткәрләре өмәгә чыккан. Кулларына кирәк-яракларын алганнар да, территорияне бергәләп тәртипкә китергәннәр. Минемчә, иҗтимагый киңлекнең чын мәгънәсе дә шунда. Ул тасма кисүдән һәм тантаналы чыгыштан башланмый. Ул кешеләрдән башлана. Үзләре яшәгән урынга битараф булмаган кешеләрдән. ✍️12 сентябрь көнне сәгать 12.00дә парк рәсми рәвештә ачылачак. Ә аннан соң инде барысы да авыл халкының үзенә бәйле. Монда йөриячәкләр икән - димәк, парк кирәк. Очрашачаклар, сөйләшәчәкләр, балалар белән киләчәкләр икән - димәк, ул инде үз урынына әйләнгән. Ә берничә елдан кем дә булса: «Монда элек нинди иде әле?» - дип сораса, димәк, иң мөһиме эшләнгән.

79 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

84 подписчиков · Лайфстайл

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.