Авылдашлар истәлегенә волейбол турниры.
Авылдашлар истәлегенә волейбол турниры. 13 нче сентябрь көнне авылның спорт мәйданчыгында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашларыбыз Тухватуллин Руслан һәм Султаев Булатның якты истәлегенә багышлап волейбол буенча уен узды. Ярышта егетләрнең сыйныфташлары, авылдашлары катнашты. Бу уенда җиңелүчеләр булмады. Авыл депутатлары хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән Русланның әнисенә һәм Булатның тормыш иптәшенә чәчәкләр тапшырды. Барлык уенчылар медальләр белән бүләкләнде. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узган бу хәтер чарасы, Ватаныбызны саклап һәлак булган егетләребезнең батырлыклары турында якты истәлек булып күңелләрдә калсын. #малоширданскийск #героисво #кечешырданклубы