Физкультурачылар көне – ничә яшьтә булуыңа карамастан, һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга...
Физкультурачылар көне – ничә яшьтә булуыңа карамастан, һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга теләүчеләр бәйрәме. Бу сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен кадерләүчеләр һәм рухын, тәнен ныгыту белән шөгыльләнүчеләр көне. Шул уңайдан, Мулла Иле мәдәният йорты янында ачык спорт мәйданчыгында балалар өчен "Яхшырак үсү өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк" дип исемләнгән спорт чарасы булып узды. Чара күңелле эстафеталар белән дәвам итте, балалар көч, җитезлек, тизлектә көч сынаштылар. Әлеге чараның максаты балаларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү иде. #Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны #Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #физкультурчыларкөне #деньфизкультурника #Культуразеленодольска #Молвинскийсдк От Разины Сайфутдиновой