Алкоголь - кешелекнең мәкерле дошманы, без аның зыяны турында күп тапкырлар ишеттек.
Алкоголь - кешелекнең мәкерле дошманы, без аның зыяны турында күп тапкырлар ишеттек. Яшьлектә спиртлы эчемлекләрне куллануның нәтиҗәләре турында уйланучылар аз. Әлбәттә, яшүсмер яшендәге кеше әлеге зарарлы омтылыш белән бәйле проблеманың бөтен җитдилеген ахыргача аңламый. Яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан яшьләр өчен алкогольнең зыяны турында «Минем киләчәгем алкогольсыз» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрдек. Чара барышында алкогольнең балалар һәм яшүсмерләр организмына тәэсире, характерда нинди үзгәрешләр булуы һәм кешенең баш мие зарарлануының кире кайтарылмаслык нәтиҗәләре турында сөйләдек. Спорт түгәрәкләрдә шөгыльләнү, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ялны дөрес оештыру — болар барысы да зарарлы гадәтләр үсешенә, барыннан да элек алкоголь куллануга каршы тора. #Авылымныңгүзәлкешеләре #авылыммәдәнияте #культуразеленодольска #КультураРТ #МолвинскийСДК #МуллаИлемәдәниятйорты #информационныйчас #моебудущеебезалкоголя От Гульназ Гизатуллиной