"Китап битләрендәге хайваннар һәм кошлар".
"Китап битләрендәге хайваннар һәм кошлар". Олы Ачасыр мәдәният йортында шундый тема астында балаларга экологик сәгать булып үтте. Чара Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган иде. Хайваннар – безнең дөньяның кисәкчәсе. Балалар Кызыл китапка кертелгән сирәк һәм югалып бара торган хайван төрләре турында зур игътибар белән тыңладылар. Укучылар хайваннар дөньясы турындагы белемнәрдә ярыштылар, шулай ук аның кайбер серләрен ачтылар.