Танып белү программасы "Юл әлифбасы"
Танып белү программасы "Юл әлифбасы" Мәдәният йортында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү программасы узды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытыр өчен, балалар өчен «Светофорның өч төсе» викторинасы үткәрелде. Балалар "Ярый,ярамый","Сорау җавап" уеннарында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында алган белемнәрен кулланырга өйрәнделәр. Уен программасы бик кызыклы узды, балалар барлык уеннарда да теләп катнаштылар. #культуразеленодольска #культурататарстан