Ел саен уку елы азагында Әтнә балалар сәнгать мәктәбе, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә т... — 19 мая 2026 г. в 12:47:38.899
Ел саен уку елы азагында Әтнә балалар сәнгать мәктәбе, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында, үзенең йомгаклау отчет концертын үткәрә. Ә быел ул “Иҗат. Сәнгать. Балачак” исеме астында, сәнгать мәктәбенең оешуга 20 ел тулуга багышланган иде. Юбилей концертында безнең яраткан укытучыларыбыз, укучыларыбыз һәм хәтта киләчәктә безнең шәкертләребез булачак мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбыз да чыгыш ясады. Сәнгать мәктәбе ачылган көннән бирле эшләп килүче укытучыларыбызга аерым рәхмәт. Аларның тугрылыгы, фидакарь хезмәте һәм балаларга мәхәббәте – яшь буын укытучылары өчен үрнәк. Бу концерт – сәнгать мәктәбенең еллар дәвамында туплаган зур казанышларын, балаларның талантын һәм укытучыларның фидакарь хезмәтен күрсәтүче якты мисал. Күңелгә хуш хатирәләр бүләк иткән кич үтә матур, күңелле һәм рухи бай булды. Концертыбызда чыгыш ясаган чыгарылыш укучылары бәйрәмгә җылылык өстәде. Хөрмәтле әти-әниләр, кичәбез матур, җанлы булган өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез-безнең терәк, Сез-безнең илһам, Сез-безнең гайлә! Сәнгать мәктәбенең бөтен коллективына иҗади илһам һәм алга таба да шушы дәрәҗәдә зур уңышлар телибез!

