12–16 май көннәрендә башкалабыз Казанда бөтен дөнья игътибарын җәлеп иткән "Россия – Ис... — 18 мая 2026 г. в 07:34:57.572
12–16 май көннәрендә башкалабыз Казанда бөтен дөнья игътибарын җәлеп иткән "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026" ХVII халыкара икътисади форумы югары дәрәҗәдә узып китте. Әлеге абруйлы һәм күркәм чара кысаларында, башкалабызның үзәгендә урнашкан тарихи Казаныбызның "Уникальный осталык үзәге (ЦУМ)"бинасында Әтнә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең иҗади коллективлары форум кунаклары өчен чыгыш ясадылар. Әлеге җанлы һәм мәдәни мәйданчыкта Әтнәбезнең моңлы да, дәртле дә сәнгате яңгырады: "Тургай" гармунчылар ансамбле(җитәкчеләре Шәрәфиев Рамиль Ренат улы), баян классы укытучылары Марданов Данил Ислам улы, Галимҗанов Рәнис Рафис улы үзләренең дәртле татар көйләре белән барлык кунакларны биетсә, "Ал чәчәк" үрнәк бию коллективы(җитәкчеләре Абдуллина Алия Ринат кызы һәм Корбанова Ләйсән Илдус кызы), "Нур" үрнәк вокаль ансамбле (җитәкчесе Зәйнуллина Альбина Фирдинат кызы), хореография классы укытучысы Бариев Булат Марат улы төрле халык биюләре һәм җырлары белән бәйрәмне тагын да бизәделәр. Аерым башкаручыларның чыгышлары да форумның онытылмаслык мизгелләренә әйләнде сәнгать мәктәбе укучысы Сәйдә Габидуллина үзенең кабатланмас тавышы һәм сәхнә осталыгы белән чит ил кунакларын таң калдырды.

