Истәлекле дата уңаеннан һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт б...
Истәлекле дата уңаеннан һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында рус һәм татар телләрендә «Катюша» җырын башкару буенча республика хор акциясе үтте. Бу тематик бәйрәм хорына Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Тамчылар" вокаль ансамбле дә (җитәкчеләре Әхмәтова Лилия Зөлфәт кызы) үз өлешен кертте. #этнэсэнгатьмэктэбе #адши #акциякатюша