Габдулла Тукай... Бу исем һәр татар баласына кечкенәдән таныш.
Габдулла Тукай... Бу исем һәр татар баласына кечкенәдән таныш. Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" үрнәк театр коллективы һәм аларның җитәкчеләре Финә Рәис кызы, Зөһрә Таһир кызы һәм Ильназ Зөфәр улы Тукай җылысын, яктылыгын чагылдырган музыкаль-шигъри кичэ үткәрделәр. Укучылар үзләренең чыгышларында шагыйрьнең сагышлы лирикасын да, үткен сатирасын да оста җиткерделәр. Кичә, Тукай җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Шәрифуллина Рәзилә Рафис кызы үзенең күңелгә үтеп керерлек чыгышы белән кичәбезгә җылылык өстәде. Бу кичә – бары тик шигырь уку гына түгел, ә рухи берләшү, татар мәдәниятенә булган зур хөрмәт билгесе булды. Тукайның "И, туган тел, и, матур тел..." сүзләре залда утырган һәркемнең йөрәгендә яңгырады. #этнэсэнгатьмэктэбе #адши #Әтнәмәдәниятбүлеге #Тукай140