Перейти к содержимому
Максиметер

26 нчы апрель - бөек татар шагыйре, татар шигъриятенең йөзек кашы Габдулла Тукайның туу...

26 нчы апрель - бөек татар шагыйре, татар шигъриятенең йөзек кашы Габдулла Тукайның тууына 140 ел булды. Шул уңайдан, 24 нче апрель көнне Әтнәбезнең үзәк урамында "Әтнә базарына Тукай килә" дип исемләнгән якты һәм күңелгә үтеп керерлек әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу чара барлык яшьтәгеләр өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Сәхнәдә районның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады, китапханәчеләр район халкы һәм кунаклары белән бергәләп Габдулла Тукайның үлемсез әсәрләрен укыдылар, шулай ук кунаклар Тукайның Әтнә базарына килүен сәхнәләштерелгән күренеш тә күрделәр. Әтнә балалар сәнгатьмәктәбенең укучылары да бу әдәби-музыкаль чарада матур чыгышлары белән тамашачыларга уңай кәеф һәм бәйрәм хисе бүләк иттеләр #этнэсэнгатьмэктэбе #адши #Әтнәмәдәниятбүлеге #Тукай140

756 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

194 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.