12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан Әтнә балалар сәнгать мәктәбенен сынлы сәнгать клас...
12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан Әтнә балалар сәнгать мәктәбенен сынлы сәнгать классының 1 нче сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате узды. Укытучылар балаларны «Космонавтика көне» бәйрәме белән таныштырдылар, космосны үзләштерү тарихы, космонавтлар, Кояш системасы турында сөйләделәр. Йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы турында презентация күрсәтелде, Белка һәм Стрелка - Беренче космик эт - сәяхәтчеләр, беренче космонавт - Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Балалар космик темага рәсемнәр ясадылар. Чара барышында балалар бик күп мәгълүмат һәм уңай хис-кичерешләр алды. #адши #этнэсэнгатьмэктэбе #денькосмонавтики