МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 21 июня 2026 г.
📌Мәркәзебез Казан шәһәрендә гөрләп, шаулап Сабантуй бәйрәме узды. Һәр едагыча Яшел Үзә... — 21 июня 2026 г. в 17:19:20.286
📌Мәркәзебез Казан шәһәрендә гөрләп, шаулап Сабантуй бәйрәме узды. Һәр едагыча Яшел Үзән районы шушы уздырылып килүче татар халкының милли бәйрәмен уздыруга үз өлешен кертә. 📌Быелгы Сабан туе яңгыры☔⛅ белән тарихка кереп калыр. Иртәдән явып торган җәйге җылы яңгыр көн дәвамында кояшлы матур🌞🌈 көн белән алышынды. 😍🏡Яшел Үзән ишек алды быел, аеруча, милли рухта бизәлгән иде. Казан Сабан туенда Яшел Үзән районы ишегалды Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны да кабул итте. 📌Мөхтәрәм кунакларга Васильево икмәк заводы осталары әзерләгән 150 килограммлы кулдан ясалган чәк-чәк, Шырдан катыгы, «Заман» нәшрияты китаплары, «Якты күл» гаилә агрофермасы продукциясе, Каюм Насыйри йорт-музее һәм районыбызның бай мәдәни мирасы белән таныштырдылар. 🏡 Без, Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы хезмәткәрләре, елдагыча, якташыбыз Каюм Насыйри яшәгән чорны гәүдәләндергән татар йортын тәкъдим иттек. Рәисебез Рөстәм Нургали улы безнең экспозицияне зур кызыксыну белән карап чыкты. Каюм Насыйри китабына нигезләнеп җыелган үләннәрдән пешерелгән хуш исле чәйләрдән авыз итте. 👏👍Яшел Үзән ишегалды Сабан туеның милли рухын, кунакчыллыгын һәм хезмәт сөючән халкыбызның күркәм традицияләрен бөтен тулылыгы, матурлыгы белән чагылдыра алды. #Казансабантуе #КаюмНасыйриисемендәгеархитектураэтнографиякомплексы #Татарстанмәдәнияте #ЯшелҮзәнмәдәнияте

