МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 22 июня 2026 г.
🔥22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ва... — 22 июня 2026 г. в 21:14:29.822
🔥22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабынды... 🔥Без, Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы хезмәткәрләре, мәдәният йорты, мәктәп , китапханә белән берлектә әлеге истәлекле көндә «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылдык. 🔥Илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдык. Хәтер шәмнәрен кабыздык. 🔥80 ел элек шушы көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә басып кергән. Без онытырга тиеш түгел: 1418 көн һәм 1418 төн барган бу сугыш тулы бер буынның бәхетен җимерде. Тулы бер буынның идеаллары, уй-хыяллары, теләкләре шул каһәр суккан сугыш упкынында күмелде. 🔥 Йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс сугыш яралары сыкрап торса да, ул яралар кабат ачылмасын, ул михнәтле еллар тарих битләрендә, Хәтер төпкелендә генә калсын иде! 🔥Онытырга хакыбыз юк!☝🏻 #Хатеркөне #деньпамяти #гомумроссияхәтершәмеакциясе #всероссийскаяакциясвечапамяти #хәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #годвоинскойитрудовойдоблести #онытыргахакыбызюк

