ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. — 12 июня 2026 г. в 04:12:54.541
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣5️⃣дәрес: гаиләң һәм балаларың күңел шатлыгы булсын! Балалар - Аллаһының зур нигъмәте һәм тормышның бер шатлыгы. Аллаһы тәгалә әйткән: الْمَالُ وَالْبَنُونَ زِينَةُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا *"Мал-мөлкәт һәм балалар – дөнья тормышының зиннәте "* ("Кәһф" сүрәсе, 46). Әгәр Аллаһ иман иясенең баласына тәүфыйк бирсә, ул бала ата-анасының шатлыгына әйләнә. Аллаһы тәгалә тугры бәндәләренең догасын Китабында китерә: *«Раббыбыз, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны күзләребезнең нуры (шатлыгы) ит»* («Форкан», 74). Хәсән әлБәсри әлеге аят хакында: “Кайчан Аллаһы кешегә аның хатынының, туганының, дустының Раббысына булган итагатен күрсәтә. Вәллаһи, балаңны, оныгыңны яки якын кешеңне Аллаһыга буйсынуда күрәдән дә зур шатлык була алмый”, - дигән (Ибн Кәсир тәфсиреннән). Йә, Раббым, үзебезгә, якыннарыбызга тәүфыйк-һидаять бир. Үзебезне, гаилә әһелләребезне хак юлдан тайпылудан сакла. 🤲

