ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. — 19 июня 2026 г. в 04:12:17.316
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣6️⃣дәрес: балалар өлкәннәргә тапшырылган әманәт. Балалар - Аллаһыдан бирелгән әманәт һәм зур мәсъүлият (җаваплылык) булып тооа. Раббыбыз безгә аларны һәр яктан кайгыртырга, тәрбияләргә һәм аларда хәерле сыйфатларны үстерергә боерды. Аларны яман һәм бозык булган нәрсәләрдән ерак тотарга кушты. Аллаһы тәгалә "Тәхрим" сүрәсендә әйткән: يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُم نَارًا وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ *"Әй, иман ияләре, үзегезне һәм гаилә әһелләрегезне уттан саклагыз. Аның ягулыгы кешеләр һәм ташлар"* (6). Аллаһы сакласын, кыска дөньяларда балаларыңны оҗмаһ сыенда яшәтеп, мәңгелек ахирәттә төмугъта янарга калмасын. Йә, Раббым, үзебезне, әти-әниләребезне, бала-оныкларыбызны ут газабыннан сакла. Утка якынайтучы эшләрдән, сүзләрдән имин кыл. 🤲

