🥞 *Җомга коймагы* — 5 июня 2026 г. в 04:36:42.034
🥞 *Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣4️⃣дәрес: үзеңә дә балаңа да зыян сорап дога кылырга ашыкма! Аллаһы тәгалә әйткән: *"Кеше үзенә хәерле нәрсә сораган кебек, зыян да сорап дога кыла. Кеше ашыгучан булды"* ("Исраэ" сүрәсе, 11). Аятнең тәфсире: "Кеше үзенең мөлкәтенә каршы дога кыла. Малын һәм баласын каргый. Әгәр Аллаһы аның догасын кабул итсә, ул бөндө һәлак булыр иде". Имам Катәдә. "Кеше үзенең наданлыгы һәм ашыгучанлыгы белән үзенә, балаларына һәм малына зыян теләп дога кыла. Изгелек сорап дога кылырга ашыккан кебек, зыян сорап та дога кылырга ашыга". Имам Сәгъди. Йә, Раббым, безне үзебезгә, балаларыбызга яман дога кылудан сакла 🤲

