🥞 *Җомга коймагы* — 29 мая 2026 г. в 04:02:14.218
🥞 *Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣3️⃣дәрес: ачуга бирелеп балаңны каргый күрмә! Бервакыт, пәйгамбәребез кешеләр белән сәфәр кылганда, берәүнең дөясе бик әкрен барган һәм ул аңа: "Селкен инде. Аллаһының ләгънәте булсын сиңа",- дип ычкындырган. Пәйгамбәр аны ишетеп: "Кем анда үзенең дөясен каргый?"- дип сораган. Тегесе: "Мин", - дип җавап кайтарган. Шулвакыт пәйгамәбәр: *“Төш дөяңнән, безнең янда каргалган дөядә барма. Үзегезгә каршы, балаларыгызга каршы, малларыгызга каршы дога кылмагыз! Аллаһы тәгаләнең бирә торган вакытына туры килсә, ул догагызны да кабул итүе бар”,*- дип әйткән (имам Мөслим риваяте). Кайвакыт, балалар яшьлек юләрлеге беләнме, уйламыйчамы, ничек кенә җанны көйдерсәләр дә, аларга яман дога кылырга ярамый. Ата-ананың хәер догасы гына түгел, яманы да бик тиз кабул булачак. Йә, Раббым, безне балаларыбызга яман дога кылудан сакла 🤲

