🥞Җомга коймагы. — 26 июня 2026 г. в 04:20:40.578
🥞Җомга коймагы. ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣7️⃣дәрес: балалар - Аллаһыдан бирелгән әманәт. Пәйгамбәребез: *«Һәркайсыгыз — көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы. Халык өстеннән куелган җитәкче — көтүче һәм ул үз карамагындагылар өчен җавап бирә. Ир-ат — үз гаиләсенең көтүчесе һәм ул алар өчен җаваплы. Хатын-кыз — иренең йорты һәм балалары өчен көтүче һәм ул алар өчен җаваплы. Кешенең хезмәтчесе дә хуҗасының малы өчен көтүче һәм ул аның өчен җаваплы. Шуңа күрә, белегез: һәркайсыгыз көтүче һәм һәркайсыгыз үз көтүе өчен җаваплы»,* - дигән (Бохари риваяте). ✅Димәк, Кыямәт көнендә Бөек Раббы һәркемнән аның өстендәге әманәтләр өчен сорау алачак. ✅Кайбер галимнәр: «Кыямәт көнендә улдан атасы хакында соралыр алдыннан, башта атадан улы өчен сорарлар. Ата өстендә ул хакы, ул өстендә ата хакы бар», - дигәннәр. ✅Габдуллаһ ибн Гомәр: «Балаңны әдәпле ит, чөнки синнән аның өчен сорау алыныр. Аны ничек әдәпле иттең? Аңа нинди гыйлемнәр бирдең? Балаңнан да сиңа булган игелеге, итагате өчен сорау алыныр», - дип әйткән. 🤲Йә, Раббым, һәркайсыбызга өстебездә булган әманәтләребезне тиешенчә күтәрергә ярдәм ит.

