🥞Җомга коймагы. — 3 июля 2026 г. в 04:09:33.989
🥞Җомга коймагы. ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣8️⃣дәрес: балаларның фитри иманнарын саклыйк. Пәйгамбәребез: *«Һәр бала фитри иман белән туа. Соңыннан ата-анасы аны яки яһүди(иудей), яки насара(христиан), яки мәҗүси(язычник) итеп тәрбияли",* - дигән (Бохари һәм Мөслим). Аллаһы тәгалә һәр сабыйны деньяга пакь күңел, хаклыкны кабул итәрдәй табигый иман белән җибәрә. Ләкин, ата-ана, җәмгыять, балалар бакчасы, мәктәп, интернет йогынтысы белән аның фитри иманы бозылырга мөмкин. Шуңа күрә, бер бала да атеист булып тумый. Ата-ана сабыйның күңел сафлыгын сакларга, аңа хәерле сыйфатлар гына сеңдерергә тиеш. 🤲Йә, Раббым, балаларыбызның фитри иманнарын сакла. Аларда хәерле сыйфатлар тәрбиялә.

